2017 нче елның 29 нчы гыйнварында «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында оештырылган булачак укытучыларның кышкы лагерь сменасы «Киләчәк укытучысы» проектын яклау белән үзенең эшен тәмамлады. Өч югары уку йортының киләчәктә педагог булырга әзерләнүче беренче курс студентлары 4 көн буена аралашу һәм төркемнәр оештыруда зирәклекләрен күрсәттеләр, тәкъдим ителгән бәхәсле мәсьәләләрне тикшергәндә педагогик яктан дөрес чишелешне эзләделәр, киләчәк турында хыялландылар һәм киләчәк мәктәбе турында үз фаразларын тәкъдим иттеләр.
Чаралар программасы кысаларында студентлар Казан Халыкара мәктәбе администрациясенең урта мәктәп координаторы И.И.Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фондының башкарма директоры Т.Җ.Сөләйманов, Татарстан Республикасы яшь педагог һәм җитәкчеләр Ассоциациясенең рәисе Р.А.Кәримов белән очраштылар. «Казан сәләтләр ачык университеты 2.0» вәкилләре квест үткәрделәр.
Булачак укытучылар өчен кышкы мәктәп оештыруга Татарстан Республикасының яшь педагог һәм җитәкчеләр Ассоциациясенә кергән Казанның иң яхшы педагогика кадрлары җәлеп ителде. Һәр көнне алар үзләренең булачак яшь коллегаларына педагогик өлкәгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә булыштылар, шул ук вакытта аларны кайгыртып та тордылар.
Чара, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган иде.
КФУ Алабуга институтының 1 нче курс студенты, педагогик кадрларны максатчан әзерләү проектында катнашучы Вадим Кормишин:
«… Мин педагогик кадрларны максатчан әзерләү проектында катнашам. Югары уку йортын тәмамлагач, мин Алабуга шәһәренең үзем 11 ел укыган 10 нчы мәктәбендә математика һәм информатика укытучысы булып эшләячәкмен.
Максатчан әзерләүнең барлык катнашучылары да ай саен 15000 сум стипендия алалар. Безгә бик күп акчалар тотыла, ә бу үз чиратында безнең җаваплылыкны арттыра һәм, бөтен мөмкинлекләрне файдаланып дөрес финишка килеп җитү өчен, әлеге проектка башыбыз белән кереп чумарга теләк уята.
Хәзер без «Кышкы укытучылар лагере»нда – киләчәк укытучысы мәктәбендә катнашабыз. Безгә монда башка бер җирдә дә өйрәтмәгәннәрне бирәләр: монда иң инновацион, креатив, нигездә яңа идеяләргә игътибар юнәлтелгән. Яхшы тренерлар белән эшләү һәм монда алынган тәҗрибә һичшиксез безнең киләчәк эшебез өчен бик кыйммәтле һәм кирәкле, бер атнада да, хәтта бер елда да киләчәк укытучысы булу мөмкин түгел, шул рәвешле беренче курс студентлары өчен мондый мәктәпнең кирәклеге күп тапкырлар арта. Киләчәк укытучысы мәктәбендә катнашу һәм «Киләчәк укытучысы» дигән үзеңнең шәхси проектың буенча мөстәкыйль эшләү – бу һөнәри һәм эмоциональ тәҗрибәңне үстерү өчен зур мөмкинлек. Мондый лагерьның тагын бер уңай ягы – мәктәпнең сезонлы булуы, шуңа күрә мин инде җәйге лагерьны көтәм. Шул ук вакытта «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү үзәге әлеге мәктәпне уздыру өчен бик тә туры килә. Әлеге чараны оештыручыларга, аерым алганда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына киң колачлы, зур эш эшләгән өчен һәм республикада мәгарифне үстерү буенча яңа проектларны тормышка ашырган өчен рәхмәт белдерәсе килә...»