31нче гыйнвар көнне Мәскәүдә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарасы-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Очрашуда Татарстанда мәгариф белән бәйле проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, чарада Казан (Идел буе) федераль университетының алдагы үсеше турында да сөйләштеләр.