Казанда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты дәвам итә

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты дәвам итә. Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә  урнашкан чемпионатның төп мәйданчыгына Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков барачак.

Исегезгә төшерәбез, чемпионатның төп мәйданчыклары Казан ярминкәсендә (сәнәгать һәм уңайлыклар белән бәйле 27 компетенция), Казан төзелеш көллияте (төзелешнең 15 компетенциясе) һәм Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумында (ИТ-блокның 9 компетенциясе) урнашкан. Ярышларда 18-22 яшьлек көллият, техникум студентлары һәм яшь белгечләр катнаша.

Ярышларда 300дән артык белгечләр уөн саен 8.30дан алып 18.00 гә кадәр көч сынаша. Чемпионат 3нче февральдә тәмамлана. "Казан ярминкәсе"нә керү бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International