Иртәгә, 2017нче елның 7нче февралендә Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне ата-аналар балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрәчәкләр. Алар белән бергә имтиханны шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та язачак.
Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру. Имтихан язуга 40 минут бирелә.
Имтихан биремнәрен эшләүдә республиканың брлык районнары да катнашачак. Казанда имтиханны 116нчы лицейда язачаклар. Катнашу - ирекле.