Бүген, 3нче февраль көнне Казанда Универсиада авылының Халыкара мәгълүматлаштыру үзәгендә "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы төбәк чемпионатына нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Исегезгә төшерәбез, чемпионатның төп мәйданчыклары Казан ярминкәсендә (сәнәгать һәм уңайлыклар белән бәйле 27 компетенция), Казан төзелеш көллияте (төзелешнең 15 компетенциясе) һәм Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумында (ИТ-блокның 9 компетенциясе) урнашкан. Ярышларда 18-22 яшьлек көллият, техникум студентлары һәм яшь белгечләр катнаша.