2017 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе проекты буенча республика киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә Концепция проектын әзерләүче экспертлар, Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәгариф идарәләренең милли мәгариф буенча җаваплы белгечләре, методистлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар телен һәм әдәбиятын үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру» дигән темага Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең баш гыйльми сәркатибе Д.Ф.Заһидуллина һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы мөдире Г.Р.Галиуллина киңәшмәдә катнашучыларны татар теле һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе проекты белән таныштырып үттеләр. Әлеге проектка карата уздырылган онлайн-киңәшмә нәтиҗәләре һәм җәмәгатьчелек фикере белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Р.Р.Шәмсетдинова таныштырды. Казан шәһәре Совет районы 141 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, дәреслекләр авторы Ф.С.Фәизова Концепциягә булган тәкъдимнәрне санап үтте. Р.Н.Якупов үзе әзерләгән рус телле төркем укучылары өчен «Сәлам» дәреслеген презентацияләде.