Бүген, 2017нче елның 9нчы февралендә, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында татар теле һзм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәбрикләде.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Д.Х. Салихов, Халыклар дуслыгы йорты директоры И.И. Шәрипов, "Казан утлары" журналының җаваплы сәркатибе В. Нуриев, Бөтендөнья татар хатын-кзлары җыены җитәкчесе К.Р.Идрисова, татар теле һәм әдәбияяты кафедрасы мөдире Р.Р. Галиуллин, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Россия Федерациясенең 17 субъектыннан килгән 100дән артык укучы катнашты.
Олимпиадада җиңү яулаган укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашачаклар.