9 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенә, чираттагы эшлекле очрашуга, Барда гимназиясе директоры Исмәгыйлева Нурия Габдрахман кызы җитәкчелегендә делегация килде.
Очрашу Пермь өлкәсе Барда районы Барда гимназиясе һәм Татарстан республикасы Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе арасында мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү буенча килешүне гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Очрашуда Арча мәгариф бүлеге начальнигы Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы, милли мәсьәләләр бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Фәһим Хатыйп улы катнашты.
Мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы мәктәп, укыту-тәрбия процессы, ирешелгән уңышлар, киләчәккә планнар белән таныштырды. Физика (Шәйхетдинов С.Р.), татар теле (Әхмәтгалиева Ә.К.), инглиз теленнән (Фәйзуллина Ф.Ф.) осталык дәресләре күрсәтелде. Мәктәптә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштырылды. Спорт секциясе эше, нәтиҗәләр белән Сабирҗанов Н.Ф. таныштырды. Укучылар мәктәп музее турында өч телдә сөйләделәр. Рус теле (Фәхретдинова З.С.), инглиз теле (Шәйхетдинова Г.В.) укытучылары да эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп яны тәҗрибә участогы буенча биология укытучысы Ибатуллина Н.Г. чыгышы тыңланды. “Кул эшләре” күргәзмәсе дә кунакларның күңелен җәлеп итте. Ахырдан “Туган җирем , синнән алам мәңге сүнмәс яшәү көчен”
әдәби-музыкаль кичә булды (Рахматуллина Р.Р., Әүхадиева М.Р.) . Кунаклар туган як тарихы, үткәне, бүгенгесе белән таныштылар. Авылның танылган шәхесләре, матур үткәне, якты киләчәге турында мәгълүмат бирелде.