14 февраль Казан инновацияләр университетында "Интернет куркынычларыннан балаларны саклыйк" дигән темага "түгәрәк өстәл" узды. Чара Куркынычсыз интернет көне алдыннан Бөтенроссия Халык фронтының Татарстан бүлеге тарафыннан оештырылды. Анда республиканың төрле министрлыклары һәм идарә тармакларыннан да вәкилләр катнашты.
"Ниһаять әлеге мәсьәлә олыларны да кызыксындыра башлады. Бәлки моңа кадәр без балаларга ул кадәр игътибар итмәгән булганбыздыр. Без төрле шәһәрләрдә бик күп балалар белән очраштык, сөйләштек. Сөйләшүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килдек: моның хакында бүген сөйләшергә кирәк, югыйсә, иртәгә соң булуы бар", – диде утырышка рәислек иткән "Халык фронты" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Гөлзада Руденко.
Аның сүзләренчә, берүк вакытта төрле экстремистик юнәлештә эшли торган 26 сайт барлыгы мәгълүм. Алар кешене эчке яктан да, тышкы яктан да юк итәргә сәләтле, дип саный докладчы. Экстремизмның нәрсә икәнен аңлатучы төгәл билгеләмә булмау да балаларның, яшүсмерләрнең психикасына һәм сәламәтлегенә зыян сала, диде Гөлзада Руденко.
"Роспотребнадзор тарафыннан бер сайт ябылса, шул ук мизгелдә аның клоны барлыкка килә. Балаларның уйный торган мохите дә якланмаган. Аларның интернетта шәхси мәгълүматларны ни дәрәҗәдә кертүен әти-әниләрнең 50 проценты да белми", – дип билгеләп үтте Г.Руденко.
"АРМА-ЩИТ" һөнәри компетенцияләр үзәге җитәкчесе урынбасары Александр Верин сүзләренчә, "Море Китов" уены нәтиҗәсендә генә дә 90 бала суицидка барган. Социаль челтәрләрдә үз-үзеңне үтерергә өндгән 100ләп төркем бар. Аларда 150 мең тирәсе кеше исәпләнә, ди Александр Верин. "Шунысы игътибарга лаек, мондый төркемнәрдә күбрәк хатын-кызлар тора. Бу җавапсыз мәхәббәт, ялгызлык белән бәйле", – дип аңлатты А.Верин.
"Халык фронты" хәрәкәте рәисләренең берсе, юридик фәннәр докторы, Казан инновацион университеты проректоры Игорь Бикеев фикеренчә, балалар белән килеп чыккан әлеге бәхетсезлек очраклары кануннарда"бушлык" белән бәйле. Чөнки хәзергә балаларны һәм яшүсмерләрне суицидлыкка тарткан өчен закон тарафыннан җәза каралмаган.
"Укытучылар өчен дә мәгълүмат җитми. Алар бу мәсьәләне йә бөтенләй күтәрми, күтәрсә дә, очраклы мәгълүмат кулланырга мәҗбүр. Шуңа да алар методик ярдәмлекләргә мохтаҗ", – диде Игорь Бикеев.
"Моннан берничә ел элек безгә моның кадәр мәгълүмат бирелми иде. Хәзер ул бик күп һәм аның кирәк-кирәкмәгәнен аера белергә кирәк", – дип саный Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов. Телевидениедә күрсәтелә торган кеше үтерү, наркотиклар, көчләү күренешләре яшүсмерләргә турыдан-туры тәэсир ясый, ди табиб. Олылар мәгълүматны бераз аера алса, балалар моңа сәләтле түгел. Без үзебез үк балаларыбызны "шәхес" итеп тәрбиялибез. Син иң яхшысы, син барысын да булдырасың, дип аны үсендерәбез. Үзебез азактан үстергән җимешләребезне татыйбыз", – дигән фикердә урынбасар.
Утырышта психолог, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.