Татарстанның мәгариф оешмалары арасында иң яхшы капиталь ремонт үткәрелгән һәм яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән белем бирү учреждениеләрен ачыклау максатыннан республика смотр-конкурсы башланды.
Бәйге ике этапны үз эченә ала: зона этабы – 21-24 августта, финал 28-29 август көннәрендә уза. Смотр-конкурста катнашучылар жюри әгъзалары тарафыннан үткәрелгән җирәбә ярдәмендә билгеләнә. Һәр районда агымдагы елда ремонт эшләре үткәрелгән бер мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениесе, һөнәри белем бирү оешмасы, балалар бакчасы сайлап алына.
Жюри составына ТР Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары керә.
Бәйгедә лицензия һәм аккредитацияләре булмаган белем бирү оешмалары, шулай ук 2014-2016 елларда узган смотр-конкурсларның җиңүчеләре яки призерлары катнаша алмый.