ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

1 сентябрьдән Татарстанның һәр беренче сыйныф укучысы рус һәм татар телләрендә "Барсик цивилизацияне коткара" дигән мобиль кушымтаны бушлай ала. Кушымта «Беренче сыйныф укучысына Ак Барс Банктан бүләк»хәйрия проекты кысаларында эшләнде. Уен смартфонда яки планшетта Google Play Market һәм App Store кибетләрендә дә, веб-версиядә дә, компьютерда http://game.akbars.ru/.сылтамасы буенча да ачык.

15 августта Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең Балачак унъеллыгы кысаларында гамәлгә ашырылган иң яхшы практикалары конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсны Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә.

Бүген Лаеш районының Кече Елга авылында капремонттан соң 50 урынга исәпләнгән «Алтынчәч» балалар бакчасы ачылды, дип хәбәр итә Лаеш районы матбугат хезмәте.

Үткәнебезгә нинди һөнәрләр китәчәк, ни өчен Россиядә алдан һөнәри әзерлек үзәкләре төзелә, сәламәтлекләре чикле һәм инвалидлыклары булган кешеләргә ничек һөнәри белем алырга мөмкин булуы хакында илдә кадрлар әзерләүнең соңгы мониторингы нәрсә күрсәткән? «Россия өчен яңа кадрлар» чыгарылышы урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә багышланган.

11 сентябрьдә 10: 00 сәгатьтән 14: 00 сәгатькә кадәр Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИның 8 нче уку бинасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан һөнәри белем бирүдә әзерлек юнәлешләре исемлеге эчтәлеген яңадан карау турында боерык проекты эшләнде һәм фикер алышуга чыгарылды.

 

Казанның Идел буе районында татар телендә белем бирүче «Иделкәй» балалар бакчасы ачылды. Яңа учреждениене Казан мэры Илсур Метшин карап чыкты.

 

Электрон белем бирү хезмәтләре балага укуда ярдәм итәме? Алар кемгә иң зур файда китерә? Моны югары уку йортларының мәгариф институты һәм Яндекс. Дәреслек белгечләре ачыклый алдылар. Алар башлангыч мәктәптә балаларның өлгереше буенча зур күләмле тикшеренү үткәрделәр. Анда 200 дән артык укытучы һәм 6000 өченче сыйныф укучысы катнашты. Пилот төбәкләр: Алтай крае һәм Новосибирск өлкәсе.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Уку елы башына белем бирү учреждениеләренең әзерлеге турында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Ж.В. Садовников һәм Россия ГТХМ надзор эшчәнлеге  һәм профилактик эшләр департаменты директоры Р. Ш. Еникеев сөйләделәр.

Сентябрь Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм укытучыларының студентлар һәм профессионаллар өчен оештырылган Халыкара архитектура конкурсында җиңүләреннән башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International