Уку елы башына белем бирү учреждениеләренең әзерлеге турында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Ж.В. Садовников һәм Россия ГТХМ надзор эшчәнлеге һәм профилактик эшләр департаменты директоры Р. Ш. Еникеев сөйләделәр.
Садовников хәбәр иткәнчә, 2019/20 уку елында мәктәпләрдә 16,5 млн.нан артык кеше укый (2018 ел – 15,6 млн.). Алар арасында 1,9 млн беренче сыйныф укучысы бар. Аларның саны, узган ел белән чагыштырганда, 116 мең кешегә арткан (2018/2019 уку елында беренче сыйныф укучылары саны 1,8 млн. кеше тәшкил иткән).