ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

20 – 21нче мартта Әлмәт политехника техникумы базасында урта һөнәри белем бирүнең эреләндерелгән төркеме "Информатика һәм исәпләү техникасы" буенча укучыларның һөнәри осталык бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узачак. Әлеге төркемгә урта звено белгечләрен әзерләү буенча биш белгеч керә.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12 – 15нче мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы экспертлар советы тарафыннан "2018 елда төбәк инновацион мәйданчыкларын булдыру һәм аңа ярдәм итү” грантына ия булган белем бирү оешмалары алдында ачык тыңлаулар уздырыла.

Татарстанның  тугызынчы сыйныфның 477 укучысы резерв көнендә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшырды.

КНИТУ инженерлык компьютер графикасы һәм автоматлаштырылган проектлау кафедрасы базасында "CAD инженерлык дизайны” компетенциясе буенча Россия милли җыелма командасының киңәйтелгән өйрәнүләре уза. Аның тренеры - Нефть һәм нефть химиясе факультеты студенты, EuroSkills 2018 Европа эшче һөнәрләр чемпионаты җиңүчесе Альберт Минеев.

Анда Россия, Белоруссия, Казахстан, Украина, Болгария шәһәрләреннән 400дән артык укучы катнашты.

Тоталь диктантка әзерлек буенча махсус онлайн-курслар эшли башлады. Катнашучылар 13нче апрельдә кирәк булачак рус теленең иң четерекле орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен кабатлаячаклар.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

11нче мартта Татарстанның Азнакай муниципаль районында мәгариф оешмаларын планлы тикшерү башланды. Районга мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә җәлеп ителгән 22 эксперт килде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзаларын һәм 2019 елда ДЙА үткәрү кампаниясендә катнашучы республиканың югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасыннан җәмәгать күзәтүчеләрен укытуны башлап җибәрде.

11 – 14нче март көннәрендә "Ел тәрбиячесе – 2019” республика конкурсының финалы уза. Анда конкурсның зона этабы барышында сайлап алынган 20 кеше катнаша.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «ВКонтакте» социаль челтәрендә ведомствоның рәсми җәмәгатьчелегендә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча онлайн-консультацияләр сериясен ачып җибәрә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International