РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы «ВКонтакте» социаль челтәрендә БДИга әзерлек буенча онлайн-консультацияләр сериясен башлап җибәрә

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «ВКонтакте» социаль челтәрендә ведомствоның рәсми җәмәгатьчелегендә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча онлайн-консультацияләр сериясен ачып җибәрә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Быел профильле математика буенча БДИ тапшырырга планлаштыручылар өчен онлайн-консультация 13нче мартта узачак. Аны Мәскәү шәһәренең 1520нче мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы, Мәскәү шәһәре буенча математиканы тикшерү буенча фән комиссиясенең өлкән эксперты, «Ел укытучысы-2011» бөтенроссия конкурсы лауреаты Алексей Доронин үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International