ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Бу көздә агрокласслар Татарстанның Балтач районының тугыз гомуми белем бирү мәктәбендә ачылды. Балаларны әзерләү агротехнологик, техник, экономик һәм урман-техник профильләре буенча алып барыла. Әлеге проект авыл хуҗалыгы тармагында яшь белгечләр җитмәү проблемасын хәл итәргә тиеш.

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе инстаграмдагы үз аккаунтында дәресләрне онлайн-трансляцияли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына уку йорты директоры Камәрия Хәмидуллина хәбәр итте.

Премия алуга конкурста беренче урынны КФУның Физика институты доценты Дмитрий Чикрин («Виброанализ һәм траектор бәяләү мәсьәләләрен хәл итү өчен бүленгән инерциаль датчиклар системалары күрсәткечләрен анализлау һәм компенсацияләү») һәм КФУ физика институтының Магнит резонансы һәм квант электроникасы фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Тимур Сафин («Магнетикларда магноннарның когерент хәлен эзләү һәм тикшерү») алды. 2 дәрәҗә дипломнар КФУ физика институтының теоретик физика кафедрасы доценты Максим Авдеевка һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре Василий Сахинга тапшырылды. Моннан тыш, конкурс финалистларын да билгеләп үттеләр.

Яңа уку елыннан башлап Казан федераль университеты студентларының психологик-педагогик юнәлеш буенча «Инновацион белем бирү һәм балалар сәләтен үстерү психологиясе» дигән магистр дәрәҗәсен алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Бүген "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә комплексында фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО үткәрә торган "Цифрлы алга китеш" Бөтенроссия конкурсының финалы старт ала.

«Заманча мәктәп» милли проекты кысаларында Югары Ослан гимназиясендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылды.

Казан Ратушасында Е.К. Завойский исемендәге халыкара премияне тапшыру тантанасы булды.

1 ноябрьгә кадәр сайлау хокукы һәм сайлау процессы, сайлаучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү, дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына сайлауларны оештыручыларның һәм сайлау кампанияләрендә катнашучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча иң яхшы эшкә «Атмосфера» Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.

Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 4 курс студенты Әлфинур Сәфәрова "Дмитрий Петров белән татар теле” тапшырулар циклында катнашты. Проект бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында тәкъдир ителде.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының 4 нче курс студенты Айгөл Солтанова мәгълүмати технологияләр өлкәсендә «IT-Планета 2018/19» XII Халыкара олимпиаданың финалына чыкты. Чара 4-7 нче октябрьдә Мәскәүдә «МИСиС»милли тикшеренү технология университеты базасында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International