Яшь галимнәр арасында Е. К. Завойский исемендәге Казан премиясе ияләре аталды

2019 елның 27 сентябре, җомга

Премия алуга конкурста беренче урынны КФУның Физика институты доценты Дмитрий Чикрин («Виброанализ һәм траектор бәяләү мәсьәләләрен хәл итү өчен бүленгән инерциаль датчиклар системалары күрсәткечләрен анализлау һәм компенсацияләү») һәм КФУ физика институтының Магнит резонансы һәм квант электроникасы фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Тимур Сафин («Магнетикларда магноннарның когерент хәлен эзләү һәм тикшерү») алды. 2 дәрәҗә дипломнар КФУ физика институтының теоретик физика кафедрасы доценты Максим Авдеевка һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре Василий Сахинга тапшырылды. Моннан тыш, конкурс финалистларын да билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International