ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә «Бәллүр әфлисун» PR-проектлар конкурсының төбәк этабы узачак. Быел конкурска студентлар эшләрен кабул итү 15-нче февральдә башлана. Җиңү өчен Татарстан югары уку йортлары студентлары көрәшә ала.

“Җиңү диктанты” Бөтенроссия тарихи акциясе 24 апрельдә узачак.

Рус телен чит тел буларак өйрәнү өчен "Talk2Russia" яки "Россия белән сөйлә" дип аталган бушлай мобиль кушымта булдырылды. Аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе оештырды.

2019 елда математика буенча БДИ нәтиҗәләре математика белемен үстерү концепциясе нигезендә гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген күрсәтте.

Белем алучыларга мәгълүмат бирү максатларында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2020 елның 17 гыйнварыннан 24 гыйнварына кадәр үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләрен хәбәр итә.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан һәм тулаем илнең фәнни комплексы үсеше траекториясе якын киләчәктә «Фән» милли проекты, аның максатлары һәм бурычлары, өстенлекләре һәм гамәлгә ашыру динамикасы белән сизелерлек дәрәҗәдә тәэмин ителәчәк.

29 гыйнварда идарә һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше актуаль мәсьәләләре буенча  Татарстан муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә узды.

«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлекчәсе активистлары «Блокадный Ленинград» Бөтенроссия тарихи квестында катнашты.

28 гыйнварда Республика мәктәптән тыш эш үзәге базасында «Инициатива 2020»  Балалар иҗтимагый оешмалары һәм мәгариф оешмаларының укыту үзидарәләре  фестивален әзерләгәндә һәм оештырганда оештыру-методик мәсьәләләре» темасына семинар узды.

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан Минзәлә туган якны өйрәнү музее Бөек Ватан сугышы ветераны, блокадада булучы Алексей Афанасьевич Назаров белән очрашу оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International