Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан Минзәлә туган якны өйрәнү музее Бөек Ватан сугышы ветераны, блокадада булучы Алексей Афанасьевич Назаров белән очрашу оештырды. Ветеран белән очрашуга җирле мәктәп укучылары килде. Музей хезмәткәрләре Ленинград блокадасы тарихы буенча күп мәгълүмат, фактлар, документаль очерклар әзерләгән иде.