Казанда радиоэлектрон аппаратура монтажлаучылар өчен «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының төбәк этабы уза

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

27-28 апрель көннәрендә Казан радиомеханика көллиятендә «Радиоэлектрон аппаратура монтажлаучы» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк  этабы уза. Тантаналы ачылыш 27 апрельдә булды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге, шулай ук «Россиядә эш» порталы ярдәмендә үткәрелә. 2025 елдан конкурс «Кадрлар» илкүләм  проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Конкурсның максаты: эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, талантлы белгечләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, белем бирү учреждениеләре белән тармак предприятиеләре арасындагы элемтәләрне ныгыту, шулай ук радиоэлектрон аппаратура монтажлауның алдынгы технологияләрен һәм методикаларын тарату.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International