Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде. Традициягә әйләнгән бу чарада көллиятнең 1 нче курс студентлары һәм гимназия сыйныфы укучылары катнашты. Митингны көллият директоры Гарипова Гөлнара Фидаил кызы ачып җибәрде һәм уку йортына Габдулла Тукай исеме бирелү тарихы белән таныштырды. Иҗади студентлар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук алар иҗат иткән әсәрләр дә яңгырады. Ахырдан бергәләшеп “Туган тел” җыры башкарылды. Чара Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.