«Ватан геройлары» республика музейлар конкурсы башланып китте

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» белән берлектә «Ватан геройлары» проекты кысаларында  конкурс башлануын игълан итә.

Чараның төп максаты — Ватанны саклаучыларның батырлыклары турындагы тарихи хәтерне саклау аша җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгыту. Әлеге инициатива «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын тормышка ашыруның мөһим өлеше булып тора, анда үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү  өстенлекле юнәлеше итеп билгеләнгән.

Конкурста Татарстан Республикасының гомуми белем бирү  һәм һөнәри белем бирү оешмалары  музейлары катнаша ала. Эшләр торак пунктның зурлыгын исәпкә алып, дүрт категориядә бәяләнәчәк.

Муниципаль этап: 2026 елның 10 маена кадәр уза.

Республика финалы: 2026 елның 11 маеннан 30 июненә кадәр булачак.

Конкурс материалларына таләпләр, оештыру мәсьәләләре һәм консультацияләр буенча Владимирова Юлия Юрьевнага мөрәҗәгать итә аласыз:  Телефон: 8 (843) 204-05-86 (өстәмә 207)

Email: rcvr.kursi@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International