ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев республикада полилингваль мәгариф комплексларын булдыру буенча чираттагы киңәшмә уздырды.

Учреждениеләрнең әзерлеге югары, өч объектны июль аенда тапшырырга планлаштыралар. Әйтик, 35 нче микрорайонда «Акчарлак» балалар бакчасында җиһазлар урнаштыралар, Замелекесьеның 20 нче микрорайонында «Капитошка»ны  һәм 14 нче микрорайонда «АБВГДЕЙКА» ны мебель белән җиһазлыйлар. Барлык учреждениеләрдә дә төркемнәр формалашкан инде. Тәрбиячеләр штатын 90% ка комплектлаганнар, тәрбияче ярдәмчеләрен җыю дәвам итә.

Гомумроссия халык фронты (ГХФ) һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Профстажировкалар 2.0" проектының яңа платформасы студентларга компанияләрнең гамәли биремнәре буенча курс һәм диплом эшләре әзерләргә һәм эшкә урнашу перспективасы белән практик тәҗрибә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Лаеш муниципаль районында район мәгариф оешмаларын планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, мәгариф бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лия Хөсәенова, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының кайбер объектларында булды. ТР Президенты югары уку йорты биналарында ремонт эшләренең барышы, шулай ук яңа корылмалар төзү планнары белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия югары уку йортлары 2021 елдан электрон дипломнар бирә башларга ниятли.

Ябык типтагы Н.А. Галләмов исемендәге «Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе" укыту-тәрбия учреждениесендә тәрбияләнүче 14-17 яшьлек 24 бала грант проекты кысаларында Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды тарафыннан финанслана торган "Өйрәнчектән - остага" грант проекты кысаларында һөнәри белем бирү программасын төгәлләделәр. Ел дәвамында балалар алты юнәлеш буенча теоретик һәм практик белем алдылар: чәчтараш, пешекче, хоккей буенча тренер, дизайнер, штукатур-маляр һәм столяр-балта остасы. Программа буенча алынган җиһазлар сайлап алынган белгечлек буенча күнекмәләрен ныгыту өчен файдаланылды. Балалар шулай ук предприятиеләргә бардылар, колледжларда булдылар.

WorldSkills Kazan 2019 сайтында ярышларга килүчеләрне теркәү ачылды: хәзер теләгән һәркем августта «Казан Экспо»да узачак WorldSkills стандартлары буенча ярышларга бушлай билетларны броньлау мөмкинлегенә ия.

WorldSkills Kazan 2019 рәсми сайтында теркәлергә һәм билетларны алырга мөмкин.

"Мәгариф"илкүләм проекты кысаларында федераль финанслашуга гаризалар кабул ителә башлады. Төбәкләр төрле файдалы проектлар һәм чараларга: балалар технопаркларыннан укытучыларның һөнәри осталык үзәкләренә кадәр 155 млрд сумнан артык акча алачак. Барлыгы - 12 төрле юнәлеш. РФ субъектларыннан гаризаларны Мәгариф министрлыгы 8 июльгә кадәр кабул итә.

12 июньдә Биектау районының «Костер» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә «Яшь техник» профильле сменасы кысаларында «Җырым минем, Россия» республика патриотик фестивале узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International