Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының кайбер объектларында булды. ТР Президенты югары уку йорты биналарында ремонт эшләренең барышы, шулай ук яңа корылмалар төзү планнары белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.