ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Казан федераль университетының Алабуга институтындагы татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы “Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференцияне үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бара. Конференция фән көненә багышлап оештырыла һәм ул киләсе 7 февраленә билгеләнгән. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар чакырыла.
“Идел буе һәм Урал итәге халыкларының тарихи язмышлары (XVI гасыр-XVIII гасыр башы)” – шундый темага Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Бөтенроссия фәнни конференция уздырырга җыена.
2013 нче елның 1 нче ноябреннән 3 нче ноябренә кадәр “Учак” Республика балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәгендә “Лидерлык нигезләре” программасы буенча Республиканың профилле сменасы үткәрелде. Анда Милли Стратегияне тормышка оештыру мәсьәләләре каралды. Сменада катнашучылар өчен Свяжск утравына экскурсия оештырылды.

1
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татар халкының сөекле композиторы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы булып танылган Казан кызы Сара Садыйкованың (1906-1986) тууына 1 ноябрьдә 107 ел тула.
Татар халкының җыр һәм музыка сәнгате өлкәсендә якты эз калдырган әлеге мәшһүр сәнгатьченең исемен мәңгеләштерү юлында Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” дигән татар җыры һәм камера-инструменталь музыкасы төбәкара ачык фестиваль-конкурсы үткәрелә.
11-13 ноябрьдә Казанда “Иерархик системалар үсеше һәм динамикасы. Фәлсәфи, теоретик һәм кулланма аспектлары” темасына V халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылачак һәм ул рус, инглиз телләрендә барачак.
ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты үткәрәчәк форум турында оештыручылардан Эдвард Хакимов биргән аңлатма буенча, конференциядә шушы проблема буенча фәнни тикшеренүләр 6 секциядә аерым-аерым каралачак: иерархиянең фәлсәфи, системалы аспектлары, тәрбия һәм мәгариф, экология теорияләре һәм практикаларында системалы иерархик аспектлар (ике өлкә аерым карала), лингвистикада иерархик һәм когнитив-семиотик аспектлар, шулай ук табигый һәм социаль оештырылган системаларны иерархик тәртиптә коруны модельләштерүнең теоретик, методологик һәм практик мәсьәләләре.
Ике елдан Россия югары уку йортларына кабул итү тәртибе үзгәрәчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елдан студентларны сайлап алганда бердәм дәүләт имтиханын гына түгел, ә башка өлкәләрдәге уңышларын да исәпкә алырга ниятли.
Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә генә таянып, уку йортына кабул итү дөрес түгел дигән фикерләр күптәннән яңгырый.
Соңгы вакытта Татарстан Сингапур мәгарифенә йөз тота башлады. Андагы укыту системасы ни дәрәҗәдә отышлы соң? Аларның укыту алымнары безнең белем бирү системасына туры киләме? Сүзебез шул хакта.
3 ел эчендә 30 меңнән артык педагог әлеге алымнарны үзләштерәчәк. Август аенда республикада 400 методист өчен Сингапур укулары оештырылган.

30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Билгеле булганча, киләсе 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләү күләме артачак. Шул ук вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары да гамәлгә ашырыла башлый. Ул балалар бакчасы өчен ата-аналар түләгән акчаның бер өлешен компенсацияләүдән гыйбарәт булачак. Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап узганча, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү белән шөгыльләнүче оешмаларда баланы караган өчен ата-аналар түләгән акчаның бер өлешенә өстәмә компенсация әлегә Россиянең башка бер төбәгендә дә каралмаган.
Беренче тапкыр мәктәпкәчә белем бирүне гомуми белемнең беренче баскычы буларак аның составына керттеләр. Бу мәктәпкәчә белем бирү хезмәтенең, тәрбия-белем процессының сыйфатын арттыру бурычын куя. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифиингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап үтте.
II Республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумына әзерлек кысаларында, “Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына ярдәм” максатчан программасын үтәү йөзеннән, мәгариф өлкәсендә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларының “Мәгариф өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның тәҗрибә һәм үсеше” түгәрәк өстәле үтте. Чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Иҗтимагый Палатасы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International