Хокук буенча бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре билгеле булды

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

12-14 гыйнварда “Регина” кунакханә комплексында Хокук буенча бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы катнашу өчен республиканың 16 районыннан 112 укучы килде.

Әлеге олимпиаданың җиңүчеләре итеп 4 укучы билгеләнде: Яр Чаллы шәһәре 77 гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Елизавета Дмитриева,  Казан шәһәре Идел буе районы 19 гимназиясе 10 сыйныф укучысы Альбина Муртазина, Актаныш районы алдынгы балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11 сыйныф укучысы Эльмира Вафина, Яр Чаллы шәһәре 26 гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Адиля Хайруллина.

Республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе исеменә Казан шәһәре Идел буе районы 19 гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Ляйсан Мясаутова лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International