Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы башланды. Ул тугыз муниципаль районда уза һәм 15 февральдә төгәлләнә.
Бәйгенең зона этабында һәр укытучы дәрестән бер өзек һәм мастер-класс күрсәтәчәк.
Беренчеләрдән булып Теләче һәм Әтнә районнары мөгаллимнәре үзләренең педагогик осталыгын күрсәтте. Бүген конкурска Арча, Балтач, Кукмара районнары педагоглары да кушылды.
Быел министрлык тарафыннан ике номинация булдырылган: «Ел укытучысы» (педагогик стажы биш елдан да ким булмаган мөгаллимнәр өчен) һәм «Педагогик дебют» (педагогик стажы өч елдан да артык булмаган укытучылар өчен).
12-16 март көннәрендә «Ел укытучысы» номинациясендә 40 иң яхшы педагог һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 20 мөгаллим бәйгенең республика этабында көч сынашуын дәвам итәчәк.
Республика этабының абсолют җиңүчесе сентябрь-октябрь айларында Санкт-Петербургта узачак Бөтенроссия конкурсының йомгаклау турында катнаша.