Бүген “Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең зона этабына Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс һәм Чистай укытучылары кушылды.
Зона этаплары 29 гыйнварда старт алды һәм 7 зонада узды. Бүгенге көнгә барлыгы бәйгедә 95 укытучы катнашты. Бәйгенең зона этаплары 14-15 февральдә Кама Тамагында тәмамланачак.
Бәйгенең республика этабында “Ел укытучысы” номинациядә беренче 40 урынны, ә “Педагогик дебют” номинациясендә беренче 20 урынны яулаган укытучылар катнашачак.