Мәскәү һәм Татарстан укучылары - әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре

2018 елның 6 апреле, җомга

 Казанда әдәбият буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Мәскәү һәм Татарстан укучылары абсолют җиңүчеләр булдылар.

Олимпиада 31нче марттан 6нчы апрельгә кадәр узды. Йомгаклау этабында Россиянең 73 субъектыннан 237 укучы катнашты.

Олимпиаданың ябылу тантанасында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров барлык катнашучыларны сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International