Мәгариф һәм фән өлкәсендә Россия Федераль хезмәте әзерләгән видеороликлар сериясе чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына дәүләт имтиханнарына гамәли яктан да, психологик яктан да әзерләнергә ярдәм итәчәк.
Роликлар өлкәннәргә дә, балаларга да имтихан турында дөрес мәгълүмат бирә, имтиханны нинди фәннән сайларга, сынауларга әзерләнү графигын ничек төзергә, имтиханга кадәр, имтихан вакытында һәм биргәннән соң игътибарны нәрсәгә юнәлтергә кирәклеге турында сөйлиләр.