Татарстан Республикасыннан Бөтенроссия ассамблеясында катнашу хокукына ия булу өчен озак еллар дәвамында тәрбиягә алган балаларны тәрбияләүдә үрнәк булып торучы уңай нәтиҗәләргә ирешкән биш күп балалы алмаш гаилә көч сынашты.
Конкурсның финал ярышлары чараның ел саен партнеры булган «ТИСБИ» университеты базасында узды.
Әлеге конкурс җәмгыятьтә гаиләнең дәрәҗәсен арттыру, гаиләдә бер-береңә уңай мөнәсәбәт, тату һәм дус яшәү кебек кыйммәтләрне булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан үткәрелә.
Ассамблеяны мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима ачып җибәрде.
Жюри әгъзаларының нәтиҗәсе буенча, бәйгедә Мамадыш районыннан 14 бала тәрбияләүче Мазиловлар гаиләсе җиңүче дип табылды. Әлеге гаилә Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.