Россия армиясендә тәрбияләнүче яшь буынга багышланган Бөтенроссия кадетлар слеты Тамбовта узды. Әлеге чарада 200 бала катнашты. Татарстан Республикасын Тәтеш кадет интернат-мәктәбе командасы тәкъдим итте.
«Алтын эполет» Бөтенроссия слеты нәтиҗәләре буенча, офицер-тәрбияче Н. Загфаров җитәкчелегендә Тәтеш кадет интернат-мәктәбе командасы II урынны яулады.