21нче майдан 28нче майга кадәр Краснодар краенда «Куркынычсыз тәгәрмәч» Бөтенроссия яшь инспекторлар хәрәкәте бәйгесе булды.
Чарада Россиянең 84 төбәгеннән 10-12 яшьлек 340 укучы катнашты.
Татарстан Республикасы командасы составында: Даниил Береснев, Артур Вәлиев, Акташ Мелисса һәм Алия Гомәрова (Казан шәһәре Яңа Савин районының 177нче лицей укучылары) көч сынашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командасы икенче урынны яулады.