Яшь галимнәр КФУнда лекцияләр белән чыгыш ясаячак

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Казан федераль университеты кабат FallingWallsLab халыкара яшьләр конференциясенең Россия этабын үткәрү хокукын алды. Ул Казанда 14нче сентябрь көнне узачак.

Яшь галимнәр өч минут эчендә үзләренең фәнни, иҗтимагый, җитештерү яки бизнес өлкәләрендәге идеяләрен профессиональ жюрига тәкъдир итәчәк. Җиңүче Берлинда Россия данын яклаячак.

Заявкалар 2018 елның 3нче сентябренә кадәр fallingwalls@kpfu.ru электрон почтасына кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International