Ромашкино нефть табу урынында файдалы казылмаларны сәнәгый эшкәртә башлауның 75 еллыгына багышланган олимпиада 11-17нче июль көннәрендә Әлмәт районының «Солнечный» һәм «Дружба» лагерьлары базасында үтте. Олимпиадада Татарстаннан, Белгород өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Кырым Республикасы, Казахстан һәм Беларусь Республикасыннан командалар катнашты.
Ябылу тантанасында мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашты.
«Яшь геологлар» хәрәкәте Татарстанда 2012 елдан бирле үсеш ала. Беренче республика ачык кыр олимпиадасы 2014 елда узды.