Татарстан укучылары Бөтенроссия ГТО фестиваленә әзерләнә

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы командасының уку-өйрәнү җыены 3 – 12нче август көннәрендә Чистай районында уза. Җыенда Азнакай, Буа, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Саба районнарыннан укучылар катнаша.

Укучылар турникта тартылу, идәннән кул белән тартылу, туп ыргыту, йөзү, төрле ераклыкларга йөгерү, ГТО эстафетасын узу буенча әзерлек үтәләр.

Белем бирү оешмалары укучылары арасында оештырылган “Хезмәткә һәм Ватанны сакларга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале 2018 елның 17нче октябреннән 7нче ноябренә кадәр Кырым Республикасының «Артек» Халыкара балалар үзәгендә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International