“2018 елның төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) нәтиҗәләре һәм 2019 елда ДЙА үткәрүгә әзерләнү” дигән темага Бөтенроссия киңәшмәсенең икенче этабы 18 – 20нче октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында уза. Киңәшмәдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергея Кравцов, РФ мәгариф министры урынбасары Т.Ю. Синюгина, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте җитәкчесенең урынбасары А.А.Музаев, Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсе җитәкчеләре катнаша.