Талантлар Университеты Проектлар олимпиадасында катнашу өчен республика буенча 12 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшьләрдән гаризалар кабул итә

2018 елның 20 октябре, шимбә

До 21 октября продолжается прием заявок на участие в Проектной олимпиаде Университета Талантов. Участниками могут стать все желающие из любого района или города Республики Татарстан в возрасте от 12 до 30 лет, у кого есть свой проект или идея для реализации.

Талантлар Университеты Проектлар олимпиадасында катнашу өчен 21нче октябрьгә кадәр гаризалар кабул итә. Олимпиадада республика буенча 12 яшьтән 30 яшькә кадәрле тормышка ашырырлык идеясе яисә проекты булган яшьләр катнаша ала.

Олимпиада өч юнәлештә узачак:

1. «Генераль конструктор» (инженер-конструктор) – яңа технологияләр өлкәсендәге проектларны колачлый: робототехника, пилотсыз модельләштерү, автоконструкторлаштыру, IT.

2. «Фәнни ярышлар чемпионаты» (фәнни-эзләнү) – фәндәге актуаль проблемалар буенча эзләнү эшләре алып барырга теләүчеләр өчен.

3. «Эшмәкәрләр уены» (эшмәкәрлек) – бу юнәлеш кысаларында катнашучылар шәхси  стартап булдыру серләренә төшенәчәкләр.

Бәйге кысаларыннан тыш, катнашучылар проект эшләү һәм аның белән идарә итү буенча онлайн курс узачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International