2018 елның 20 – 23нче ноябрендә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс " IV илкүләм чемпионаты узды.
Чемпионатта Россия Федерациясенең 83 субъектыннан 14 яшьтән 65 яшькә кадәрге 1200 кеше 73 компетенция буенча (56 төп, 16 презентация) ярышларда катнашты. Ярышлар өч категория буенча үткәрелде: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр.
Татарстан Республикасын 24 компетенция буенча 31 катнашучы тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы гомумкоманда зачетында III урынны алды һәм шәхси зачетта 19 медальгә ия булды.