10нчы декабрьдә world-it-planet.org сайтында БДБ киңлегендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә иң масштаблы «IT-Планета 2018/19»XII Халыкара олимпиадасында катнашучыларны теркәү башланды.
Конкурста катнашырга 25 яшькә кадәрге урта һөнәри белем бирү һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары чакырыла. Үз көчләрен рус телен белүче дөньяның теләсә кайсы илендә яшәүчеләр тикшерә ала.