1 февральдән Татарстанда беренче класска язылу башланды

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә сезгә мәктәпкә язылу кагыйдәләре һәм тәртибе турында исегезгә төшерәбез. Баланы 1нче сыйныфка язу өчен ата-аналар беренче сыйныфларга кабул итүне оештыру комиссиясенең эш графигын төгәл белешеп, мәктәпкә 1нче февральдән һәм алдагы көннәрдә килергә мөмкин. Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза тутырып, Интернет аша да язылырга мөмкин.

Мәктәп беренче сыйныфка гражданнарны кабул итүне оештыру максаты белән мәгълүмати стендта, "Интернет" челтәрендәге рәсми сайтта беркетелгән территория турында күрсәтмә акт чыгарганнан соң 10 календарь көннән дә соңга калмыйча беренче сыйныфларда урыннар саны һәм беркетелгән территориядән читтә яшәүче балаларны 1нче июльдән дә соңга калмый кабул итү өчен буш урыннар булу турында мәгълүмат урнаштыра. Кабул итү ата-ананың шәхесен раслаучы документ һәм баланың беркетелгән территориядә яшәвен раслаучы документлар күрсәтелсә, 2019 елның 30нчы июненнән дә соңга калмыйча тәмамлана. Кабул итү документлар кабул ителгәннән соң 7 эш көне эчендә мәктәп буенча күрсәтмә акт белән рәсмиләштерелә. Ата-аналар яки балаларның законлы вәкилләре тарафыннан бирелгән документлар гаризалар кабул итү журналында теркәлә. Гаризаны теркәгәннән соң, баланы мәктәпкә кабул итү турында гаризаны теркәү номеры, тапшырылган документлар исемлеге турында мәгълүматны үз эченә алган документлар алуда расписка бирелә. Расписка мәктәпнең документлар кабул итү өчен  җаваплы хезмәткәренең имзасы  һәм мәктәп мөһере белән раслана. Укучыларны укырга кабул итү турында мәктәпнең мәгълүматлар стендында алар чыккан көнне урнаштырыла. Мәктәпкә кабул ителгән һәр балага шәхси дело ачыла һәм тапшырылган барлык документлар шунда теркәлә. Россия Федерациясе законнары нигезендә гомуми белем бирү оешмасына беркетелмәгән территориядә яшәүче балаларның 1 июльдән буш урыннарга кабул ителергә тиешлеге билгеләнде. Ирекле урыннарга кабул иткәндә Россия Федерациясе законнары һәм Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актлары нигезендә мәктәпкә беренче чиратта урын бирү хокукына ия гражданнар балалары өстенлекле хокукка ия.

Моннан тыш, беренче сыйныфка кабул иткәндә балалар өчен керү сынаулары үткәрелми. Законнар белән җайга салынмаган кабул итү кагыйдәләре гомуми белем бирү оешмаларының кабул итү кагыйдәләре белән җайга салына. Бу кагыйдәләр мәктәпнең рәсми сайтында урнаштырылган булырга тиеш. Уку йортында баланың укырга керү дәрәҗәсен билгеләү өчен әңгәмәләр үткәрергә мөмкин. Теләсә кайсы очракта, әңгәмә нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, бала мәктәпкә кабул ителергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International