Татарстан укучылары җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалы призерлары булды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Призерлар арасында Татарстан җыелма командасының биш вәкиле дә бар. Олимпиада 30нчы марттан 3нче апрельгә кадәр «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты базасында узды. Йомгаклау этабы катнашучыларның  өч шәхси ярыш турыннан торды. Беренче һәм икенче тур — язма, өченче тур - телдән. Ярышларда Россиянең 63 төбәгеннән 224 укучы катнашты. Татарстанны 9 кеше – Казан һәм Яр Чаллы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International