КВЗда укучылар “Фәнгә беренче адымнар” ясадылар

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

"Россия вертолетлары” холдингының Казан вертолет заводында мәктәп укучыларының «Фәнгә беренче адымнар»V фәнни-техник конференциясе узды. Быел әлеге чара һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 стандартлары буенча дөнья чемпионатына багышланган иде.

Конференциядә Казанның 8 нче гимназиясе һәм 54 нче мәктәбенең махсуслаштырылган “вертолет" сыйныфлары укучылары катнашты. Шәхси һәм күмәк тикшеренүләр буенча барлыгы 19 эш тәкъдим ителде . Жюри составына КВЗ һәм КНИТУ-КАИ вәкилләре керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International