Университетта Татарстан Республикасында югары техник белем алуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды. Юбилей датасы 1919 елда Казан политехника институтын ачу белән бәйле. Бу төбәктә инженерлык юнәлешендә беренче югары уку йорты 1890 елда гамәлгә куелган Казан берләшкән сәнәгать училищесы базасында оештырылган (киләсе елга әлеге вакыйганың 130 еллыгы билгеләп үтеләчәк).