Рус теле һәм әдәбияты буенча “Логос" V Республика җәйге профиль филология сменасы

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

               2019 елның 15 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең структур бүлекчәсе «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус теле һәм әдәбияты буенча «Логос» V Республика җәйге профиль филология сменасы узды.

Сменада катнашучылар - Казан, Яр Чаллы һәм 19 муниципаль районнан 7 - 10 сыйныф укучылары - барысы да рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары һәм җиңүчеләре. Барлык балалар да «рус теле» һәм «әдәбият» фәннәре буенча белем алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International