"Созидание” фонды «Пять с плюсом» стипендия программасында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Программа аз керемле гаиләләрдән 12 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балаларга исәпләнгән.
Киләсе елдан башлап аз керемле гаиләләрдән булган талантлы һәм уңышлы балалар өчен фонд стипендиясе 3 500 сум түгел, ә аена 5000 сумга кадәр күтәреләчәк, дип билгеләп үтелә. Алты ел эчендә программада катнашучы балалар саны өч тапкыр диярлек арткан-192 дән 564кә кадәр җиткән.