Татарстанда илкүләм проект буенча 39 коррекция мәктәбендә уку җиһазлары яңартылачак

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2025 елга 39 коррекцион мәктәптә матди-техник база яңартылачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәбе» төбәк проекты буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү планлаштырыла. "Коррекция мәктәпләрен без өстәмә белем бирү җиһазлары белән тәэмин итәбез. Аерым алганда, быел 17 коррекция мәктәбенең матди-техник базасын яңарту планлаштырыла. 2020-2024 елларда тагын 22 коррекция мәктәбенә ярдәм итәргә планлаштырабыз", - дип ассызыклады Рафис Борһанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International