2019 елда бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) үткәрүнең өстәмә чоры өзеклекләрсез тәмамланды, барлык имтиханнар да штат режимында узды.
Өстәмә вакытта имтиханнар 3-20 сентябрьдә үтте, БДИда катнашучылар рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан тапшырдылар.
11 сыйныфтан соң дәүләт йомгаклау аттестациясен узмаган яки мәҗбүри фән (рус теле һәм математика) буенча канәгатьләнмәслек нәтиҗә алган укучылар сентябрь аенда имтихан тапшыра алдылар. БДИ-2019ның өстәмә чорында барлыгы 7 меңгә якын кеше катнашты. Катнашучыларның имтиханга килү дәрәҗәсе 59% тан 74% ка кадәр булды.