7 декабрьдә яшь армияче отрядлары арасында “Хәтер Вахтасы посты №1” республика смотр-конкурсына йомгак ясалачак.
Смотр-конкурсның финал этабы Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесында узачак.
Финалга тамашачылар һәм җанатарлар буларак Казан шәһәре гомуми белем бирү оешмаларының яшь армияче отрядлары чакырыла.