Киләсе атнадан балалар бакчалары махсус эш режимына күчәчәк. 30 нчы марттан 3 нче апрельгә кадәр мәктәпкәчә учреждениеләрдә тормыш тәэмин итү өлкәсендә хезмәт иткән һәм эшен калдыра алмаган әти-әниләрнең балалары өчен дежур төркемнәр ачылачак. Бу ата-аналары хастаханәләрдә, даруханәләрдә, халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк булган товарлар белән тәэмин итүче кибетләрдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы оешмаларында һ.б. эшли торган балалар. Калган балалар әти-әниләре белән өйдә кала.
Шулай ук, кирәк булган очракта, мондый төркемнәр мәктәпләрдә 1-4 сыйныф укучылары өчен оештырылырга мөмкин. Ата-аналары эшләгән балаларның иминлеген тәэмин итү өчен, аларның тәрбиячеләр һәм укытучылар күзәтүендә булуы мөһим.