Сергей Кравцов: «Россиядә суверен мәгариф системасы формалашкан»

2024 елның 30 марты, шимбә

Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Дәүләт Думасы  утырышында катнашты. Ул чарада катнашучыларга Россиядә мәгариф системасын үстерү турында сөйләде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, тәрбия эше  кече сыйныф укучылары белән дә алып барыла. Әйтик, илдә «Россия Орляты» башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү программасы тормышка ашырыла.

Моннан тыш, Сергей Кравцов бердәм белем бирү программаларын кертүнең әһәмиятен билгеләп үтте, алар һәр укучы өчен яшәү төбәгенә карамастан белем бирүнең бердәм база дәрәҗәсен билгели.

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы мәктәпләрдә җәмгыять белеменең яңа курсы темасына кагылды, ул 9 нчы сыйныфтан укытылачак. Курс укучыларны хокукый яктан тәрбияләүне күздә тота. 10 нчы сыйныфта җәмгыять белеменә атнасына ике сәгать, 11нчедә сәгать ярым вакыт бирү планлаштырыла.

Сергей Кравцов искә төшергәнчә, Россия мәгариф киңлегенә Луганск Халык Республикасы, Донецк Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье  өлкәләре уку йортлары интеграцияләнгән, мәктәп укучылары белән шулай ук тәрбия һәм һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла. Бу регионнарның һәрберсендә педагогика университеты эшли, көллиятләр «Профессионалитет» проектында актив катнашалар.

Чарада катнашучылар шулай ук укытучы һөнәренең абруен күтәрүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Педагогик белем бирү бүген Россиядә популярлык буенча икенче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International